Нәтиҗәләр саны: 10934000 (18841306), эзләү 0.290 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. әдипнең иҗат дөньясы киң һәм күпкырлы. А. Г. Хәбибуллина . ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ҮСЕШЕНДӘ ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНЫҢ РОЛЕ
  2. Аның әсәрләрендә сурәтләнгән кеше образлары нигездә тирән эчке кичереш, уй-фикерләр, хисләр диңгезе, сиземләү кебек катлаулы психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла. А. Г. Хәбибуллина . ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ҮСЕШЕНДӘ ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНЫҢ РОЛЕ
  3. Ул — кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләрне, драматик кичерешләрне тирән аңлаучы һәм шуларны үзенә генә хас чаралар ярдәмендә сәнгать чынлыгына әйләндергән сүз остасы. А. Г. Хәбибуллина . ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ҮСЕШЕНДӘ ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНЫҢ РОЛЕ
  4. Язучы иҗатында чынбарлыкны эстетик үзләштерү, шул рәвешле, җанлы характерларны тудыру, психологик анализның киң мөмкинлекләреннән, төрле чараларыннан һәм формаларыннан файдалану аша бара. А. Г. Хәбибуллина . ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ҮСЕШЕНДӘ ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНЫҢ РОЛЕ
  5. Аның сайланма әсәрләрен кулга алып укый башлаганда ук, без бер нәрсәне истә тотарга тиешбез: шактый озак елларга сузылган иҗат гомеренең буеннан-буена аның шигъри теле бикләүле була. А. Г. Хәбибуллина . ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ҮСЕШЕНДӘ ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНЫҢ РОЛЕ
  6. Шуңа да XXI гасыр укучысына әлеге иҗатның нечкә серенә тулы мәгънәсендә ирешү өчен, шигъри сүз артына яшерелгән тел төбенә төшенергә кирәк. А. Г. Хәбибуллина . ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ҮСЕШЕНДӘ ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНЫҢ РОЛЕ
  7. Бу исә Хәсән Туфан язмышын үз чоры белән тыгыз бәйләнештә караганда гына мөмкин. А. Г. Хәбибуллина . ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ҮСЕШЕНДӘ ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНЫҢ РОЛЕ
  8. үткән XX гасырга әйләнеп карасак, катлаулы үзгәрешләрнең, кискен фаҗигаләрнең, илләрне тетрәткән сәяси борылышларның гадәттән тыш күп булуын күреп таң калабыз. А. Г. Хәбибуллина . ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ҮСЕШЕНДӘ ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНЫҢ РОЛЕ
  9. Хәсән Туфан — шул гаугалы чорда, миллионнарның буталып беткән язмышларыннан үрелгән канлы вакыйгалар аша, кешелеклелеген саклап, исән-имин үтә алган сирәк шәхесләребезнең берсе. А. Г. Хәбибуллина . ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ҮСЕШЕНДӘ ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНЫҢ РОЛЕ
  10. Хәсән Туфан әсәрләрендә шатлыклы мизгелләр дә, кайгы-сагыш бураннары да, йөрәктә кайнаган ут-ялкын да урын таба. А. Г. Хәбибуллина . ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ ҮСЕШЕНДӘ ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНЫҢ РОЛЕ